ТР Судьялар советы утырышында

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

2016 елның 24 июнендә Югары Ослан муниципаль районында Татарстан Республикасы Судьялар советының күчмә утырышы булды.  Татарстан Республикасы судьялар советы рәисе Р.А.Шәрифуллин  уздырган утырышның көн тәртибенә Татарстан Республикасы Югары Ослан район суды эше турындагы мәсьәлә кертелгән иде.

Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г.Зиатдинов судьяларга һәм чакырылган кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Югары Ослан район судының соңгы 3 елдагы эшчәнлеге буенча район суды рәисе В.Н.Мөхәммәтгалиев чыгыш ясады.

Моннан тыш, Судьялар советы утырышында республиканың район (шәһәр) судларының мәгълүмати тәэмин ителеше мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Ю.Г.Мягков чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында республиканың суд системасы эшчәнлеге буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, фикер алышу кысаларында Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары М.М.Хәйруллин, Мәскәү район суды рәисе К.И.Галишников, Яңа Савин район суды рәисе А.Н.Ковальчук чыгыш ясадылар. 

Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Судьялар советы тарафыннан тиешле карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International