Республиканың “Валда шинясь”мордва мәдәнияте фестивале

2016 елның 28 июне, сишәмбе

2016 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары  М.М.Ибәтов Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылында республиканың “Валда шинясь” (Җәйге кояш торгынлыгы көне) мордва мәдәнияте фестивалендә катнашты һәм Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде, район халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде.  

Бәйрәмне оештыручылар кунакларга мордва халкының тормыш-көнкүрешен, традицияләрен, мәдәниятен тәкъдим иттеләр.

Фестивальдә республиканың һәм Россия төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International