Халыкара җәйге мәктәп ачылышы

2016 елның 28 июне, сишәмбе

2016 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Халыкара җәйге мәктәп - “Европа интеграциясенең киләчәге: замана чакырулары” Европа яшьләр форумы ачылышында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. 

Чара Жан Монненың “VOICES+” Европа тикшеренүләре өлкәсендә өстенлек үзәге һәм юридик факультетның халыкара һәм Европа хокукы кафедрасы тарафыннан оештырылган. 

Биш көн дәвамында чарада катнашучылар халыкара хокук өлкәсендә экспертлар лекцияләрен тыңлаячаклар, төрле презентацияләрне караячаклар, Европа союзының әйдәп баручы бер институты - Европа Комиссиясе моделендә катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International