2016 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе каршындагы коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе, дәүләт хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссиянең эшчәнлекләре мәсьәләләре, шулай ук программаның башка чараларының үтәлеше каралды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтлары бүлекләрен “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыру һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча тутыруга Бердәй таләпләрне раслау турындагы” 225 номерлы карары нигезендә Инспекциянең рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең тиешле таләпләргә туры килүенә аерым игътибар бирелде.
Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы В.А.Кудряшов һәм Инспекциянең коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы заты Н.А.Гәпсәләмова белән фикер алыштылар.