Шимбә көнне, ягъни 2 июльдә “Буревестник” йөзү бассейнында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы ярышларын уздыру календаре буенча йөзү ярышлары уздырылды.
Ярышлар ирекле стиль белән 4х50 эстафетасы рәвешендә узды. Стартка барлыгы һәрберсендә 4әр кеше булган 31 команда чыкты.
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы командасына эшләр белән идарә итүче Н.И.Латыйпов, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин, җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эшчәнлек бүлеге башлыгы урынбасары В.И.Шакиров, мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты И.М.Мингалимов кергән иде.
Юстиция министрлыгы командасының дистанцияне йөзеп килү вакыты - 2 мин.35,8 сек., бу гомумкоманда зачетында 13 нче урын дигән сүз.