Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

2016 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы  утырышында катнашты.

Министр “Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы турында” Татарстан Республикасы законының 27 статьясына үзгәреш кертү турында” һәм “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында”гы Татарстан Республикасы законнары проектлары буенча доклад белән чыгыш ясады.

Карау нәтиҗәләре нигезендә закон проектлары кабул ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International