2016 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова республикада ел саен уздырыла торган “Територия Закона” бәйгесе җиңүчеләрен һәм лауреатларын тантаналы котлау чарасында катнашты.
“Җәмәгатьчелекне җәлеп итеп җәмәгать тәртибен саклаган өчен” номинациясендә министр биш бүләк тапшырды.
“Территория Закона” бәйгесе республикада, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Татарстан ЭЭМ инициативасы белән 2007 елдан бирле уздырыла, аның максаты - җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, яшьләрне хокукый тәрбияләүгә һәм хокук бозуларны профилактикалауга сизелерлек өлеш керткән авыл җирлекләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары, предприятиеләр һәм оешмалар, уку йортлары һәм физик затларны хуплау, аларга булышлык итү һәм яхшы тәҗрибәне тарату.
Күп еллар дәвамында әлеге бәйге Россиядә бердәнбер булып кала бирә һәм традицион рәвештә 2 этапта 7 номинация буенча уздырыла: 1 нче этап - республика шәһәрләре һәм районнарында, 2 нче этап - алдагы этап җиңүчеләре арасында Казанда уза.
Быел бәйгедә республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 138 катнашучы бар иде, аларның 35е иң яхшылар дип табылды.
“Территория Закона-2016” җиңүчеләре бүләкләргә, истәлекле билгеләргә һәм дипломнарга ия булдылар.