Дәүләт бүләге тапшырылу уңаеннан котлау

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтовка “Татарстан Республикасының атказанган юристы” дәүләт бүләге бирелү уңаеннан, аны кайнар котлый.

Әлеге югары бүләк Сезнең тормыш юлыгызда һөнәри уңышлар, зирәклек һәм Сез яшь буын белән юмарт бүлешә торган бәһасез тәҗрибә рәвешендә билгеләп куелган.

Белемле-сәләтле булуыгыз, куелган максатларга таба тайпылышсыз бара белүегез Сезгә бу дәрәҗәгә ирешергә булышкандыр.

Сезгә ныклы сәламәтлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибарын һәм җылы карашларын тоеп яшәвегезне, тынычлык, Татарстан Республикасы иминлеге өчен яңа һөнәри уңышларга ирешүегезне теләп калабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International