2016 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Дәүләт Советында торучы Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.
Тантаналы чараны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А.Ратникова ачып җибәрде. Татарстан парламенты башлыгы урынбасары кулыннан Татарстан Республикасының 22 җәмәгать судьясы таныклыклар кабул итеп алдылар.
Тантанада Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Р.А.Шәрифуллин катнашты.
Таныклыклар алган җәмәгать судьяларына гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, гаделлекне һәм законлылыкны торгызу эшендә принципиаль булуларын теләделәр.
Тантаналы өлеш ахырында истәлек өчен күмәк фотога төштеләр.