Кулланучыларның хокуклары киңәйде

2007 елның 23 ноябре, җомга
Бу елның октябрь ахырында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законына һәм Россия Федерациясе Граждан кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү хакында” 234-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Әлеге норматив акт белән кертелә торган үзгәрешләр граждан хокук мөнәсәбәтләрендәге иң әһәмиятле өлкәсенә - сату-алуга кагыла.
Кулланучыларга бирелә торган кредитларның киң колач ала баруына бәйле, хәзер гражданга кредит биргәндә кредитның күләме, түләнергә тиешле тулы суммасы турында мәгълүмат һәм әлеге сумманы түләп бетерү графигы бирелергә тиеш. Техник ягы катлаулы товарларда кимчелекләр ачыкланганда, кулланучының хокуклары киңәйтелгән. Мондый хәлдә кулланучы сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләгән сумманы кайтаруларын яисә товарны алыштыруларын таләп итәргә хокуклы. Күрсәтелгән таләпләр кулланучыга мондый товарны биргән көннән соң 15 көн эчендә белдерелергә мөмкин. Элегрәк кулланучы техник ягы катлаулы товарны алыштыруны бары тик сизелерлек кимчелекләр ачыкланган очракта гына таләп итәргә хокуклы иде.
Сыйфаты тиешенчә булмаган товарларны импортка чыгару өчен җаваплылык көчәйтелде. Мондый товарларны җитештерүчегә генә түгел, ә импортка чыгаручыга да кире кайтарырга мөмкин булачак. Бу чакта товарның кимчелекләрен бетерү вакытлары да тәгаенләнгән. Шулай, товарның кимчелекләрен бетерү вакыты яклар килешүе белән язма рәвештә билгеләнә һәм 45 көннән артып китә алмый. Әгәр товарның кимчелекләрен бетерү вакыты яклар килешүе белән язма рәвештә билгеләнмәсә, мондый кимчелекләрне җитештерүче (сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшкуар, импортка чыгаручы) кичектергесез, аларны бетерү өчен кирәкле гадәттә кулланыла торган ысул белән бик кыска вакытта бетерергә тиеш.
Кулланучы өчен сатучының алдан түләнгән товарны кулланучыга бирү вакытын бозган өчен җаваплылыгын билгеләү зур әһәмияткә ия. Кулланучы мондый очракта алдан түләнгән сумманы кайтаруын таләп итәргә, шулай ук күрсәтелгән бозу белән үзенә китерелгән чыгымнарны түләүне таләп итәргә хокуклы. Моннан тыш, соңга калган һәр көн өчен сатучы товар өчен алдан түләнгән бәя суммасыннан 0,5% күләмендә килешүне бозган өчен штраф түләргә тиеш була.
Шулай ук үрнәкләр буенча һәм дистанцияле ысул белән товарлар сату тәртибе тагын да төгәлрәк җайга салына. Ваклап сату-алу шартнамәсе товарның сатучы тәкъдим иткән һәм товарны сату урынында куелган үрнәге белән сатып алучының танышуы нигезендә төзелергә мөмкин. Товарны сатуның дистанцияле ысулы кулланучының товар яки товар үрнәге белән турыдан-туры танышу мөмкинлеген чикләүче каталоглар, проспектлар, буклетлар, фотосурәтләр, элемтә чаралары (теле-, почта, радио элемтәсе һ.б.) яки бүтән ысуллар белән гамәлгә ашырыла. Үрнәкләр буенча ваклап сату-алу шартнамәләре һәм дистанцияле ысул белән төзелгән шартнамәләр товарны шартнамәдә күрсәтелгән урынга алып килү вакытыннан үтәлгән дип саналалар, ә мондый шартнамә белән товарны бирү урыны билгеләнмәсә, товарны сатып алучы гражданның яшәгән урынына яки сатып алучы юридик затның урнашкан урынына китерелгән вакыттан үтәлгән дип саналалар. Бу чакта товарны биргәнче сатып алучы күрсәтелгән шартнамәләрнең теләсә кайсын үтәүдән баш тартырга хокуклы.
Кулланучылар базарында геннар белән үзгәртелгән организмнар булган азык-төлек продуктлары таралу белән бәйле, җитештерүчеләргә азык-төлек продуктларында геннар белән үзгәртелгән организмнарны файдаланып алынган компонентларның булуы турында, әгәр мондый организмнарның әлеге компонентта булуы 0,9% артса, мәгълүматны күрсәтү йөкләмәсе урнаштырылган.
2007 елның 25 октябрендәге 234-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелә торган үзгәрешләр аның рәсми басылып чыгуыннан соң 45 көн узгач көченә керәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International