Закон ТМИен, шулай ук гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциячел булмаган берләшмәләрен теркәүгә алуны гадиләштерде

2007 елның 17 декабре, дүшәмбе
2007 елның 29 ноябрендә 278-ФЗ номерлы Федераль закон белән “Коммерциячел булмаган оешмалар турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертелде.
Хәзер торак милекчеләре иптәшлекләренең (ТМИ), гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциячел булмаган берләшмәләренең эшчәнлеге “Коммерциячел булмаган оешмалар турында” Федераль закон белән җайга салына.
Практикада күрсәтелгән юридик затларның эшчәнлеге башка дача коммерциячел булмаган берләшмәләренең (әйтик, фондлар, ассоциацияләр, берлекләр һ.б.ш.) эшчәнлегеннән эшчәнлекләренең социаль һәм хуҗалык максатлары белән аерылып тора һәм “Коммерциячел булмаган оешмалар турында” Федераль закон таралмаган кулланучылар кооперативлары эшчәнлегенә охшаш.
Шуңа бәйле рәвештә, күрсәтелгән оешмаларны, элек кулланучылар кооперативына мөнәсәбәттә эшләнгән кебек үк, “Коммерциячел булмаган оешмалар турында” Федераль закон йогынтысыннан читләштерергә тәкъдим ителә.
Шулай итеп, гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциячел булмаган берләшмәләре үз эшчәнлекләрен Россия Федерациясе Граждан кодексы, шулай ук Россия Федерациясе Торак кодексы, “Гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциячел булмаган берләшмәләре турында” Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырачаклар.
Законда тәкъдим ителгән үзгәреш торак милекчеләре иптәшлекләрен, гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциячел булмаган берләшмәләрен теркәүгә алу процессын гадиләштерергә ярдәм итәчәк, чөнки аларга карата документларның зур исемлеге каралган “Коммерциячел булмаган оешмалар турында” Федераль законда билгеләнгән дәүләт теркәвенә алуның махсус тәртибе кулланылмаячак. Дәүләт теркәвенә алу “Юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу турында” 05.08.2001 елдагы 129-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Федераль салым хезмәте тарафыннан гамәлгә ашырылачак.
Шуны да билгеләп үтү зарур: Закон шулай ук торак милекчеләре иптәшлекләренең, гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциячел булмаган берләшмәләренең агымдагы эшчәнлеген дә җиңеләйтәчәк, чөнки аларга карата үз эченә эшчәнлек турында, идарә итү органнарының персоналар составы турында хисапларны алган документларны, шулай ук акча чыгымнары һәм бүтән мөлкәтне, шул исәптән халыкара һәм чит ил оешмаларыннан, чит ил гражданнарыннан һәм гражданлыгы булмаган затлардан алынган мөлкәтне куллану турында документларны вәкаләтле органга тапшыру буенча коммерциячел булмаган берләшмәләр йөкләмәсен караган “Коммерциячел булмаган оешмалар турында” Федераль закон нормалары кулланылмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International