ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2026 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “җитәкчеләр” категориясендәге вазыйфаларның әйдәп баручы төркеменә кертелгән дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс документларын кабул итү дәвам итә.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Әтнә муниципаль районының җирле үзидарә органнарында күчмә чара оештырдылар.


1
июнь, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 1 июненнән Россиядә балалы гаиләләр, пенсионерлар, автомобиль ияләре, торак-коммуналь хуҗалык һәм эшмәкәрләр мәнфәгатьләренә кагылышлы кайбер законнарга үзгәрешләр үз көченә керә.


30
май, 2026 ел
шимбә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар сериясе узды.


29
май, 2026 ел
җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлыкта, ТР дәүләт юридик бюросында һәм республика җәмәгать судьялары аппаратларында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоны эшли.


28
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Максим Боровков “Эфир” телеканалының “Новое утро” программасы эфирында катлаулы финанс хәлендә калган һәм кредит йөкләмәләрен үтәү мөмкинлеге булмаган гражданнар өчен бурычлардан котылу тәртибе турында сөйләде.

Алдагы көннәрдә яшен булу ихтималына бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә гражданнарга яшенле һава торышында куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклеге турында искә төшерә.


26
май, 2026 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары каралган. Ярдәм чараларының шактый өлеше муниципаль дәрәҗәдә дә билгеләнгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” да узган матбугат конференциясендә ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сөйләде.

Министрның беренче урынбасары Илья Гомзик Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башлыкларын видеокүпер аша кабул итте. Чарада Чүпрәле, Алабуга һәм Зәй муниципаль районнары җирлекләре җитәкчеләре, җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм Министрлык хезмәткәрләре катнашты.


25
май, 2026 ел
дүшәмбе

Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары җирле үзидарә органнарының җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чаралар уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International