ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2024 ел
җомга

Россия Дәүләт хезмәтләрендә ясалма интеллект ярдәмендә нотариуска язылырга мөмкин. Илдәге нотариусларның 90% ы нотариусның электрон календаренә тоташтырылган. Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша язылуларның уртача саны атнага якынча 2,5 мең тәшкил итә.


12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы булды, анда депутатлар республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстанлылар 20 декабрьгә кадәр Россиянең яшьләр башкаласы - 2025 өчен тавыш бирә алалар. Идел буе федераль округы шәһәрләренең берсе булган Пермь әлеге исемне алуга һәм яшьләр проектларын гамәлгә ашыруда грант конкурсларында һәм федераль дәрәҗәдәге чараларда ярдәм итүгә дәгъва кыла. Бөтен ил буенча яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру мөмкинлекләрен булдыру “Мәгариф” милли проекты максатларына туры килә. Тавыш бирүгә йомгак 2024 елның 22 декабрендә “Яшьләр вакыты” еллык премиясендә ясалачак.


10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советы утырышында муниципаль норматив хокукый актлар регистры турындагы республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган ункөнлек кысаларында ел саен үткәрелә торган “Игелекле эшләр марафоны”нда катнашты. Чара Татарстанның Алабуга районында узды һәм җәмгыятьнең игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итүгә һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.


9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк мәйданчыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган “Алма - Бирмә” республикакүләм коррупциягә каршы форум узды.

“Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында ел саен халыкның коррупциягә мөнәсәбәтен социологик тикшерүләр үткәрелә. 2011 елдан башлап коррупция белән бер генә тапкыр булса да очрашкан кешеләр саны да, коррупциягә каршы чараларда катнашырга әзер кешеләр саны  да икеләтә кимегән. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган “Алма - Бирмә” республикакүләм коррупциягә каршы форумда хәбәр итте.

2024 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлык аппараты һәм җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең балалары өчен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган рәсемнәр конкурсы узды.


6
декабрь, 2024 ел
җомга

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан ТР Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.


5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, Халыкара ирекле ярдәмчеләр (волонтер) көне билгеләп үтелә. Бу көн - өлкәннәргә булышу, мохтаҗларга ярдәм итү яки экологик акцияләрдә катнашу өчен риясыз хезмәт куйган һәркем өчен бәйрәм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International