Татарстанда гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеш өчен Рәис премиясенә документлар кабул ителә башлады

2026 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен премиягә документлар кабул итәргә кереште. Гаризалар бирү 1 сентябрьдән башланды һәм 2026 елның 5 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Премия Россия Федерациясе гражданнарына һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга иҗтимагый танылу алган һәм коммерциячел булмаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлекләре һәм проектлары өчен бирелә. Шулай ук югары дәрәҗәдәге профессионализм, гражданлык җәмгыяте өлкәсендәге яңалык һәм оригинальлек белән аерылып торган фәнни тикшеренүләр дә бәяләнә. Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән күпьеллык шәхси өлеш аерым билгеләп үтелә.

Лаеклы затны республика территориясендә теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар, шулай ук республика башкарма хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советлар һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тәкъдим итә ала.

Катнашу өчен Комитетка түбәндәге документлар пакетын тапшырырга кирәк: тәкъдим итү турында ходатайство, тәкъдим ителүченең анкета мәгълүматлары, тәкъдим ителгәнчегә кадәрге бер ел эчендә аның эшчәнлеге турында мәгълүмат, Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше турында мәгълүмат, шулай ук гамәлгә ашырылган проектлар һәм инициативаларның социаль нәтиҗәгә ирешелгән өстәмә материаллар белән тасвирламасы.

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7 нче йорт, 134 нче кабинет. Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-94.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International