Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Сарман муниципаль районының җирле үзидарә органнарында күчмә чара оештырды.
Чара барышында районның җирле үзидарә органнары тарафыннан җирлекләрдән муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өйрәнелде.
2025 елда һәм 2026 елның 8 аенда регистрга кертү өчен Сарман районыннан 1200дән артык норматив хокукый акт, шулай ук аларга өстәмә 34 белешмә керде.
Чара барышында районның кадрлар хезмәте хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, тапшырылган вәкаләтләрне башкарганда эш нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр әйтелде.