Халыклар дуслыгы йортында Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында республика Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылган түләүсез ярдәм күрсәтү чарасы узды. Казанлылар хокук мәсьәләләре буенча белгечләрдән киңәшләр алдылар.
Менделеевск җәмәгать судьяларының суд участоклары бинасындагы янгын чыкканда ничек дөрес эш итәргә өйрәнүләр уздырылды. Чараның инициаторлары ТР Юстиция министрлыгы һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе.
Күпбалалы гаиләләргә нинди ташламалар каралган? Банкротлыкны рәсмиләштерү тәртибе нинди? Әгәр эш бирүче хезмәт хакын түләмәсә, нишләргә? Хәрби хезмәткәргә хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын ничек алырга? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны квалификацияле юристлардан түләүсез алырга мөмкин.
Казанның Үзәк стадионында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Спартакиада уздыру “Россия спорты” илкүләм проектының бурычларын тормышка ашыруның бер өлеше булып тора.
Гавриил Романович Державин исемендәге республика премиясе комитеты әгъзалары юриспруденция өлкәсендә 2026 ел конкурсы җиңүчесен билгеләделәр. Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева уздырды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлыкта, ТР Дәүләт юридик бюросында һәм республика җәмәгать судьялары аппаратларында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоны эшли.
Казанда “Абилимпикс” махсус хәрби операциясе ветераннары арасында һөнәри осталык буенча икенче милли чемпионат тәмамланды. Ярышлардан тыш, чара махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәйданчыгына әверелде.
2026 елның 6 июленнән 12 июленә кадәр Татарстан Республикасында гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы оештырылачак. Бу чара изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көненә багышланган, ул Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.
Күренекле профессионалларны танытуга һәм Россиядә остазлык институтын үстерүгә юнәлдерелгән инициативада - “Хезмәт кешесе” илкүләм премиясендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә уртак утырышы булды. Фикер алышуның төп темасы җирле үзидарә органнарының ишегалды территорияләрен яхшырту өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашыру перспективалары булды.