ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 7 декабрендә Казанның “ИТ-парк” мәйданында V республика яшьләр коррупциягә каршы форумы узды. 9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чарада коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурслары җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасы узды. 


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министры Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән суд участоклары эшчәнлеге мәсьәләләре турында видеоконференцэлемтә режимындагы семинар-киңәшмә узды.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасының җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.

2018 елның 5 декабрендә ТАССР оешуның 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында министр урынбасары М.М.Ибәтов, җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы М.А.Пашкова һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалының 2 курс студентлары белән очраштылар.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2018 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Восхождение” Инвалидларны тернәкләндерү үзәге” (Казан,Имәнлек ур., 43 В) дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды.

2018 елның 4 декабрендә министрның беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская белән берлектә Татарстан Республикасында 2014-2021 елларда Кеше хокуклары буенча стратегия проекты чаралары буенча фикер алышу узды.


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Министрлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Юристлар көне белән котлады.

2018 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында  дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә  конкурс игълан ителә.

 

2018 елның 1 декабрендә ТАССР оешуның 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында министр урынбасары М.М.Ибәтов һәм җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары В.И.Шакиров Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының 2 курс студентлары белән очраштылар.

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән юридик җәмәгатьчелек вәкилләрен һөнәри бәйрәм – Юристлар көне белән тәбрик итәм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International