ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2024 ел
җомга

Министрлык хезмәткәрләре Питрәч районы җирле үзидарә органнарының җирлекләрдән муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрделәр.


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

2024 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителде.

Быел илебез Ленинград блокадасын тулысынча өзүгә 80 ел тулуны билгеләп үтә. Бу Хәрби дан көне, герой-шәһәрне фашист блокадасыннан азат итү аның халкының һәм яклаучыларының тиңсез батырлыгы символына әверелә.


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды. Утырышта эшче төркем әгъзалары Татарстан Республикасы законнарының түбәндәге проектлары турында фикер алыштылар:

Министрлык хезмәткәрләре Арча һәм Әтнә районнарының җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәүне өйрәнү буенча күчмә чаралар үткәрделәр.


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

15 февральдә, Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан Татарстан халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Белгечләр консультацияләре Казанда ТР Халыклар дуслыгы йортында оештырылачак.


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Узган ялларда Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Лыжня России - 2024” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнаштылар.


10
февраль, 2024 ел
шимбә

Юстиция министрлыгында коллективның гомуми җыелышында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Татарстан - казанышлар республикасы” дигән лекция үткәрде. Ул Татарстан Республикасының сәнәгать, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәләре турында сөйләде.

Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә Татарстанның өлкән җәмәгать судьялары белән суд участоклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International