Коррупциягә каршы мониторинг үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

“Татар-информ” да узган елда Татарстан хакимияте органнарының коррупциягә каршы мониторингы нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды. Журналистларның сорауларына ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, ТР Рәисе идарәсе, ТР Икътисад министрлыгы, республика Иҗтимагый палатасы вәкилләре җавап бирде.

“Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” программасы бүген дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең җаваплы затлар билгеләнгән, коррупциягә каршы комиссияләр төзелгән, коррупцияне профилактикалауның башка инструментлары кертелгән һәр органында коррупциягә каршы эш системасының нигезе булып тора, - дип башлады чыгышын Мөхәррәм Ибәтов. Республиканың Юстиция министрлыгы программаның координаторы булып тора, шулай ук аны гамәлгә ашыруга мониторинг үткәрә”, - дип өстәде ул.

ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлегенә йомгак ясап, Мөхәррәм Мансур улы җәмәгать хакимияте органнарының барлык норматив хокукый актлары коррупциягә каршы экспертизага дучар ителүен хәбәр итте. Бу эшкә җәлеп ителгән хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү өчен, уку чараларына аерым игътибар бирелә.

2018 елдан Министрлык базасында “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” темасына стажировка мәйданы булдырылды. Министр урынбасары сүзләренчә, 2023 елда дәүләт органнарының 24 хезмәткәре, барлык вакыт эчендә - 95 хезмәткәр укыган.

“Гомумән алганда, коррупциягә каршы экспертиза үткәрү институты халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен каршылыксыз норматив хокукый база булдыруга юнәлдерелгән”, - дип йомгаклады сүзен министр урынбасары.

Брифинг трансляциясен сез сылтама буенча карый аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International