2018 елның 10 декабреннән 11енә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Әлмәт, Балтач, Лениногорск һәм Кайбыч муниципаль районнары юридик хезмәтләренең муниципаль хезмәткәрләре стажировка уздылар.
2018 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин уздырды.
Бүген бөтен ил күләмендә Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышланган Икенче Бөтенроссия хокукый (юридик) диктантның турыдан-туры этабы ачылышы уза. Казанда аны биш югары уку йорты мәйданында язалар.
2018 елның 7 декабрендә Казанның “ИТ-парк” мәйданында V республика яшьләр коррупциягә каршы форумы узды. 9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чарада коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурслары җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасы узды.
2018 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министры Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән суд участоклары эшчәнлеге мәсьәләләре турында видеоконференцэлемтә режимындагы семинар-киңәшмә узды.
2018 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасының җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.
2018 елның 5 декабрендә ТАССР оешуның 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында министр урынбасары М.М.Ибәтов, җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы М.А.Пашкова һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалының 2 курс студентлары белән очраштылар.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2018 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Восхождение” Инвалидларны тернәкләндерү үзәге” (Казан,Имәнлек ур., 43 В) дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды.
2018 елның 4 декабрендә министрның беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская белән берлектә Татарстан Республикасында 2014-2021 елларда Кеше хокуклары буенча стратегия проекты чаралары буенча фикер алышу узды.
2018 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Министрлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Юристлар көне белән котлады.