2018 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителә.
2018 елның 1 декабрендә ТАССР оешуның 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында министр урынбасары М.М.Ибәтов һәм җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары В.И.Шакиров Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының 2 курс студентлары белән очраштылар.
Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән юридик җәмәгатьчелек вәкилләрен һөнәри бәйрәм – Юристлар көне белән тәбрик итәм!
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2018 елның 4 декабрендә инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узачак.
2018 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең баш һәм әйдәп баручы вазыйфалар төркеменә кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан ителә.
2018 елның 29 ноябрендә министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Җирле үзидарә органнарының торак өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашыру” темасына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видеокабул итү оештырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең 2018 елның 24 октябрендәге КК-3 28 номерлы карарын гамәлгә ашыру максатыннан министр урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясе һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре катнашында чираттагы киңәшмә уздырылды.
2018 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында 2 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы уздыру һәм 7 Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
2018 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Н.В.Рогозина рәислегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсының финал этабы узды.
Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан Татарстан халыклары дуслыгы йорты базасында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең, шулай ук муниципаль вазыйфаларда булучыларның, милли берләшмәләр һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыручы дәүләт учреждениеләре һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү программалары курсы кысаларында “Эчке сәясәтнең актуаль мәсьәләләре: сәяси, милли һәм дини аспектлар” темасына күчмә дәресләр оештырылды.