Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 28 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.

Экспертлар советы тарафыннан түбәндәге Татарстан Республикасы  закон проектлары каралды һәм хупланды:

1) «Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» (эшләүче – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы);

2) «Татарстан Республикасында архив эше турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» (эшләүче – Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты);

3) «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортларны төзүгә бәйле эшчәнлеген дәүләт тарафыннан тикшереп торуны (күзәтчелек итүне) гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында»  Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» (эшләүче – Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе);

4) «Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен 2020 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында» (эшләүче – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы);

5) «2020 елга мәктәпкәчә белем бирә торган белем бирү программалары буенча эшләүче Татарстан Республикасы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» (эшләүче – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы);

6) «2020 елга Татарстан Республикасы  гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә һәркемгә мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында» (эшләүче – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы);

7) «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» (эшләүче – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International