Юстиция министрлыгы Тукай районында муниципаль регистр алып бару өчен тапшырылган вәкаләтләрнең үтәлешен өйрәнде

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Юстиция министрлыгы җирлекләрдән муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләре үтәлешен өйрәнүне дәвам итә.

Вәкаләтләр, муниципаль районнар тарафыннан, 2015 елның 3 ноябрендәге 92-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Юстиция министрлыгы күрсәтелгән эшнең барышын өйрәнү буенча Тукай районында күчмә чара үткәрде.

2024 елда һәм агымдагы елның 3 аенда Министрлыкка кертү өчен Тукай районыннан 1 300 дән артык норматив хокукый акт, шулай ук аларга 75 өстәмә белешмә кергән.

Чара барышында районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә муниципаль актларны законнарга туры китерү, норматив хокукый актларны һәм аларга өстәмә белешмәләрне муниципаль регистрга юллау буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр әйтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International