ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районында күчмә чара үткәрделәр.
Чара барышында районның җирле үзидарә органнары тарафыннан җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру торышы өйрәнелде. 2024 елда һәм агымдагы елның 3 аенда Менделеевск районыннан регистрга кертү өчен 700дән артык норматив хокукый акт, шулай ук аларга өстәмә 29 белешмә кергән.
Районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә муниципаль актларны законнарга туры китерү, шулай ук “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында тәкъдимнәр әйтелде.