2018 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А.Ю. Панкратов, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары һәм “Бизнес коррупциягә каршы” иҗтимагый процедуралар үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре катнашында “2018 елда “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында” дәүләт программасы чаралары үтәлеше турында” темасына киңәшмә узды.
2018 елның 20 декабрендә А.Г.Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
2018 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Муниципаль нормалар иҗат итү. Муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру. Муниципаль норматив хокукый актларны мониторинглау” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.
2018 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппаратларына яңа кабул ителгән хезмәткәрләр “Профессиягә кереш” программасы буенча стажировка уздылар.
Программа ачылышында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады.
2018 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан ел саенТатарстан Республикасы суд участокларының җәмәгать судьялары аппаратлары арасында “Суд процессында катнашучыларга СМС-хәбәрләр җибәрүнең иң яхшы оештырылышы” конкурсы уздырыла.
Казан шәһәре Административ комиссиясе мәйданында бүген Татарстан Республикасы Апас, Буа, Кайбыч һәм Питрәч муниципаль районнары административ комиссияләренең яңа билгеләнгән җаваплы секретарьлары стажировка уздылар.
2018 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм аның урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының Р.Ф.Гафаров җитәкчелегендә узган утырышында катнаштылар.
2018 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне төзүгә вәкаләтле административ комиссияләр һәм урындагы затлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны бирү турында” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы семинар узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2018 елның 12 декабрендә комитет җитәкчесе А.Г.Хәбибуллин рәислегендә Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды.