2019 елның 1 маенда Татарстан Республикасы юстиция минисры Р.И.Заһидуллин Чистай муниципаль районында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашты.
2019 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Татарстан Республикасының Чистай муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте. Гражданнарны кабул итү чарасында шулай ук Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Э.Р. Хәсәнов та катнашты.
2019 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Сарман муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2019 елның 30 нчы апрелендә Татарстан халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин урамы, 57 йорт, 1 к.) Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Галимов Айнур Газинур улы, Латыйпов Наил Ирек улы, Мингалимов Илфат Марат улы, Әлмөхәммәтов Линар Ринат улы, Кузюров Руслан Равил улы, Сөләйманов Марсель Данил улы, Хөснетдинов Ильяс Дамир улы һәм Хәйруллина Гөлнара Рәис кызы составындагы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең 2019 елдагы волейбол буенча спартакиадасында IV урынны алды.
2019 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлык аппараты һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре балалары арасында “Алар Ватан өчен көрәштеләр” темасына иң яхшы рәсем һәм “Онытмаска ант итәбез!” темасына шигырь укучылар бәйгеләре уздырылды.
2019 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов алып барды.
2019 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен биләгән вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
2019 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә административ комиссияләр һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлеген оештыру буенча тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча видеоконференцэлемтә режимындагы чираттагы киңәшмә узды.
2019 елның 25 апрелендә Чаллы, Түбән Кама, Тукай суд районнары җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары” программа комплексында эшләү мәсьәләләре буенча белем бирү семинары узды.