ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә  «Татарстан Республикасы  башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының 2019 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча  “Кодекс” компаниясенең “Аналитик регионального законодательства” автомат мәгълүмат системасын файдалану нәтиҗәләре турында” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы семинар-киңәшмә узды.


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә республика җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары”  программа комплексында эшләү, җәмәгать судьялары суд участокларында статистик хисап формалаштыру, 6 нчы номерлы статистик карточканы тутыру, “Судимость” программа эшләнмәсендә эшләү мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында катнашты.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында шәһәрләр һәм районнар биләмәләрен ике айлык чистарту кысаларында 2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә шимбә өмәсендә актив катнаштылар.

2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан Казан федераль университеты катнашында оештырылган “Сайлау хокукы мәктәбе” белем бирү проектының икенче этабын гамәлгә ашыру кысаларында КФУ юридик факультеты студентлары катнашында уку-методик семинар-тренинг узды.


19
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның 18 апрелендә җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты  Т.Д. Гыйбадуллин тарафыннан Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән   Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре тикшерелде, җаваплы затның бистә дәрәҗәсендәге җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды, җирлекләрдән мәгълүмат алу эшенең оештырылышы, шулай ук Балык Бистәсе муниципаль районында муниципраль норматив хокукый актлар һәм өстәмә мәгълүмат өйрәнелде.

2019 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов дәүләт граждан хезмәте бурычлары һәм максатлары турында белем бирү чаралары кысаларында “ТИСБИ” Идарә университеты студентлары белән очрашуда катнашты.


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының  Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен биләгән вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының составына  Гарипов Рәүф Урал улы, Гавриленко Елена Юрьевна, Елина Людмила Николаевна һәм Кузюров Руслан Равил улы кергән командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең шахмат буенча спартакиадасында  III урынны алды.


12
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында эшләүче дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International