2018 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.
Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 6 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 2 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм кадрлар резервына кертелүгә лаек дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А. Гуревич катнаштылар
2018 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә оганнары ведомствосында булган оешмаларда мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм булдырмау чаралары буенча эш киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, башкаручы секретарь урынбасары – “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе юридик идарәсе башлыгы С.Н.Столяров, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу бүлеге башлыгы И.М.Сергеева катнаштылар.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә оганнары ведомствосында булган оешмаларда мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм булдырмау чараларын күздә тотучы хокукый документлар кабул итү буенча күрсәтмәләр проектларын эшләү кирәклеге турында карар кабул ителде
2018 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Утырышта түбәндәге закон проектлары каралды:
“Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актларын теркәү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Закон проекты;
“Татарстан Республикасының Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона резидент-оешмалары өчен табышка салым буенча салым ставкаларын билгеләү һәмТатарстан Республикасының Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территорияләрендә төзелгән “Иннополис” техника-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы турында” Татарстан Республикасы законының 1 статьясына үзгәреш кертү турында” Татарстан Республикасы закон проекты;
“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проекты.
2018 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы Апас, Буа, Чүпрәле һәм Тәтеш суд районнары җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова катнаштылар.
Уздырылган очрашулар кысаларында электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасын актив файдалану, почта чыгымнарын оптимальләштерү, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү, цифрлы IP-телефония куллануның актуаль мәсьәләләре, шулай ук суд участокларында иминлек таләпләрен үтәү буенча фикер алыштылар
Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин “Татар-информ” МА журналистына интервью бирде. Анда ул министрлыкның 2017 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы алдына агымдагы елда куелган бурычларны яктыртты. Рөстәм Заһидуллин шулай ук гражданнарны видеокабул итүләр, түләүсез юридик ярдәм, министрлыкның коррупциягә каршы эшчәнлеге турында да сөйләде.
Интервью белән http://sntat.ru/obshchestvo/ministr-yustitsii-rt-o-videopriemakh-grazhdan-besplatnoy-yuridicheskoy/ сылтамасы аша кереп танышырга була
2018 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм сәүдә сәясәте комитеты рәисе урынбасары җитәкчелегендә йорт яны хуҗалыгын алып баручы гражданнарга субсидияләр бирү өлешендә җирле үзидарә органнарына дәүләт вәкаләтләрен бирү мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов та катнашты.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тиешле закон проекты концепциясен әзерләү бурычы йөкләнде.
2018 елның 31 мартында һәм 1 апрелендә “Казан” халыкара ат спорты комплексы территориясендә Татарстан Республикасы Кремле Кубогына пейнтбол буенча турнир уздырылды.
Турнирда Татарстан Республикасының 22 министрлыгы һәм ведомстволарыннан 100дән артык кеше катнашты, алар һәр төркемдә 4-5әр кеше итеп 5 төркемгә бүленделәр.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән чыгыш ясадылар:
Воробьёв Антон Валерьевич – җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы;
Мингалимов Илфат Марат улы- мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
Зарифҗанов Азат Мирзатҗан улы – мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече;
Сөләйманов Марсель Данил улы – кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
Матвеев Евгений Олегович – муниципаль регистрны алып бару һәм җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең I разрядлы өлкән белгече.
Сайлап алу уеннары нәтиҗәсендә министрлык командасы төркеме I урынны алган иде.
Плей-офф уеннары нәтиҗәләре буенча егетләр III урынга лаек булдылар. Ярышлар җиңүчеләренә кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.
Котлыйбыз
2018 елның 30 мартында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы М.М. Ибәтов рәислегендә Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А.Ю. Панкратов, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының 2018 елда үтәлеше барышы турында” киңәшмә узды.
2018 елның 29 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында”. Муниципаль берәмлекләр уставларын гамәлдәге законнарга туры китерү” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләргә күзәтү” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.
Семинарда шулай ук докладлар белән Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары А.И.Галәветдинов, Татарстан Республикасы Прокуратурасының норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге прокуроры М.А.Филиппова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокукый идарәсенең конституциячел законнар бүлеге баш советнигы В.Б.Сәгадиева, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм бүлеге башлыгы М.А.Пашкова түбәндәге темалар буенча чыгыш ясадылар:
- “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре уставларын дәүләт теркәвенә алуның актуаль мәсьәләләре”;
- “Федераль законнардагы муниципаль хокукый базага төзәтмәләр кертүне таләп итүче үзгәрешләр турында”;
- “Җирле үзидарәне оештыруны камилләштерү мәсьәләләре турында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектына анализ”;
- “Җирле үзидарә турындагы законнардагы соңгы үзгәрешләргә күзәтү”.
Семинарны йомгаклап, М.М.Ибәтов каралган теманың мөһимлеген билгеләп узды һәм җирле үзидарә органнарын җирле үзидарә турындагы законнардагы үзгәрешләрне үз вакытында карап, муниципаль берәмлекләр уставларын, муниципаль норматив хокукый актларны тиешле тәртипкә китерергә чакырды.
2018 елның 26 мартыннан 28 мартына кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме эшләрнең оештырылышын тикшерү максатыннан Бөгелмә муниципаль районында чыкты.
Тикшерү барышында эшче төркем әгъзалары тарафыннан расланган план-йөкләмә нигезендә хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлеге, шул исәптән “2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибе һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасы үтәлеше өйрәнелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә һәм Бөгелмә муниципаль районының инфраструктур үсеш буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.В.Гарәфетдинов катнашында киңәшмә узды. Анда хокук бозуларны профилактикалауның барлык субъектлары вәкилләре, район авыл җирлекләре башлыклары, ЭЭМ ТР буенча прокуратурасы органнары вәкилләре дә чакырылган иде.
Эшкә нәтиҗәләр ясалды, табылган җитешсезлекләр буенча фикер алышынды, аларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.