2018 елның 29 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча 5 нче эшче төркем утырышы узды. Утырышны Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Р.К.Хөснуллин алып барды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, Россия ҖҮФХ Татарстан Республикасы идарәсе, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасының “Развитие уголовно-исполнительной системы (2018 – 2026 еллар)”, “Развитие судебной системы России (2013 - 2020 еллар)” кебек федераль программаларны гамәлгә ашыруда катнашуының актуаль мәсьәләләре каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча эшче төркем әгъзаларына һәм чакырылган затларга Татарстан Республикасы икътисадына 2018 елга, шулай ук 2019-2021 елларга федераль бюджеттан заявка бирелгән һәм расланган акчалар күләмен ачыклауга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.
Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов тарафыннан яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры С.В.Чупшева белән берлектә стратегик инициативалар сайты (http://i.tatarstan2030.ru/) эшләтеп җибәрелде.
Сайтта теләге булган һәр кеше Татарстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үстерү стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча үз инициативасын калдыра ала. Теләсә-кайсы инициативаны бәяләргә мөмкин. Иң яхшылары исә Стратегия-2030га кертеләчәкләр.
Моннан тыш шунда ук Стратегия-2030ның агымдагы редакциясе, аның төп юнәлешләре, флагман проектлары, шулай ук мәгълүмат лентасында – Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә уздырылган чаралар белән дә танышырга була.
2018 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.
Игълан ителгән вакантлы вазыйфалар исемлеге белән “Кадрлар сәясәте” бүлегендәге “Вакантлы урыннарны биләүгә конкурс ” бүлекчәсендә танышырга була.
Конкурста катнашуга тиешле документлар теркәлгән гаризалар (2018 елның 18 июненә кадәр, бу көнне дә кертеп) конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт, каб.109, тел. 223-07-87.
Конкурс комиссиясе утырышы 2018 елның 5 июлендә (якынча) булачак.
2018 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участоклары биналарында һәм бүлмәләрендә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү чарасы узды.
Лекцияне Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы буенча укыту-методик үзәге укытучысы Н.Д.Долгов укыды.
Чарада җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин катнаштылар.
Белем бирү чарасы тәмамлангач җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләре белән почта чыгымнарын оптимальләштерү, җәмәгать судьялары аппаратларында хезмәткәрләрнең этика кодексын саклаулары, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү мәсьәләләре, шулай ук суд участокларында иминлек кагыйдәләрен саклау буенча фикер алышынды.
2018 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре расланган график нигезендә Чистай муниципаль районына эш сәфәре кылдылар.
Районга чыгу кысаларында министрлыкның җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Е.Г.Газизова тарафыннан хокукый ярдәм күрсәтелде. Җирле үзидарә органнарының урындагы җаваплы затлаы белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган кыенлыклар турында фикер алышынды, консультация ярдәме күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан киңәшләр бирелде.
Министрлыкның мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре И.М.Мингалимов, А.Р.Шәрәфетдинова тарафыннан Чистай муниципаль районында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.
Коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү буенча Чистай муниципаль районы башлыгы каршындагы комиссия, хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тотышлары һәм мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау буенча комиссия эшчәнлеге мәсьәләләре каралды, муниципаль коррупциягә каршы программа, коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәьәләләре, шулай ук башка программа чаралары үтәлеше өйрәнелде.
2018 елның 22 маеннан 23енә кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Татарстан Республикасының Балтач муниципаль районына чыктылар.
Тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан, расланган план-йөкләмә нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау буенча аерым юнәлешләр буенча эшли торган субъектлар эшчәнлеге, шулай ук “2014 – 2020 елларга ТатарстанРеспубликасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршытору” дәүләт программасы үтәлеше дә тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Балтач муниципаль районында юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә һәм Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов, Балтач муниципаль районы прокуроры А.Ш.Низамиев һәм хокук бозуларны профилактикалауның барлык субъектлары вәкилләре, район авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаровның боерыгын үтәү максатыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участоклары биналарында (бүлмәләрендә) гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта тактик өйрәнүләр узды.
Өйрәнүләрдә суд приставлары, ГТХ хезмәтләре, ашыгыч медицина ярдәме һәм полиция хезмәткәрләре катнашты. Өйрәнүләр ведомстволар арасында башкарыла торган гамәлләрнең эзлеклелеген, гадәттән тыш хәлләр туган очракта практик белемнәрне камилләштерү максатыннан оештырылган.
Өйрәнүләр барышында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре эвакуация юллары буйлап бинадан куркынычсыз урынга чыктылар. Өйрәнүләр тәмамланганнан соң эшкә нәтиҗәләр ясалды һәм ТР ГТХ вәкилләре тарафыннан куркыныч хәл туганда котылуның ышанычлы юллары аңлатылды.
2018 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты тарафыннан “Татарстан Республикасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру хакында” темасына багышланган матбугат конференциясе уздырылды.
Чара барышында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендәге агымдагы ситуация, шул исәптән түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасын камилләштерү буенча Министрлык тарафыннан уздырыла торган эшчәнлек, адвокатлар берләшмәләре белән хезмәттәшлек, халыкны хокукый агартуга багышланган чаралар һәм 2018 елга бурычлар турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
2018 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, Балтач һәм Ютазы муниципаль районнарына чыгуга әзерлек кысаларында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме әгъзалары киңәшмәсе узды.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов, әлеге районнарда җинаятьчелеккә анализ нәтиҗәләре буенча, киңәшмәдә катнашучылар алдына җентекләп өйрәнү таләп ителә торган юнәлешләргә игътибарны күбрәк юнәлтү һәм районнарның профилактика субъектларына хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрне өйрәнү барышында методик ярдәм күрсәтү бурычын куйды.
2018 елның 21 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина республиканың җәмәгать судьялары өчен квалификация күтәрү курслары ачылышында катнашты.
Курслар “Россия дәүләт хокук университеты” федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалында 2018 елның 21 маеннан 31енә кадәр узачак.
Дәресләрне гыйльми дәрәҗәләре булган укытучылар, шулай ук зур тәҗрибәгә ия булган гамәлдәге судьялар уздырачаклар.
Аттестацияне уңышлы узган очракта белем алучыларга таныклыклар тапшырылачак.