Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Ф.Г. Хөснетдинов рәислегендә Татарстан Республикасы Конституция судының 2017 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау буенча йомгаклау киңәшмәсе узды.
2017 елның 16 декабрендә “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 25.1 һәм 56 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 2017 елның 5 декабрендәге 389-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
2017 елның 21 декабреннән 22сенә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы делегациясе Башкортостан Республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетына эш сәфәре кылды.
2017 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы узды, анда түбәндәгеләр каралды:
2017 елның 5 декабрендә “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 36 статьясына һәм Россия Федерациясенең Административ суд эшчәнлеге кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 2017 елның 5 декабрендәге 380-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
2017 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Тәтеш суд районы буенча суд участогы бинасында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район суды рәисе, җәмәгать судьясы һәм апппарат хезмәткәрләре катнашында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды. Аның кысаларында шартлы янгын чыккан очракта һәм кешеләрне эвакуацияләгән чакта кирәкле күнекмәләр ныгытылды.
2017 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының Р.Ф.Гафаров рәислегендә узган утырышында катнашты.
2017 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурска нәтиҗәләр ясалды.
2017 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен “Җирле үзидарә органнары тарафыннан закон чыгару инициативалары хокукларын гамәлгә ашыру” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан ел саен Татарстан Республикасы суд участокларының җәмәгать судьялары аппаратлары арасында “Суд процессында катнашучыларга СМС-хәбәрләр җибәрүнең иң яхшы оештырылышы” конкурсы уздырыла.