ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе
2017 елның 30 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалында студентлар арасында узган “Ел студенты - 2017” бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнашты.
2017 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
2017 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге хезмәткәрләре Әгерҗе муниципаль районына чыктылар.

2017 елның 30 маенда  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында  “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.


31
май, 2017 ел
чәршәмбе
2017 елның 30 маенда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе каршындагы Координацион совет утырышы узды, анда республика территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

30
май, 2017 ел
сишәмбе
2017 елның 30 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
2017 елның 29 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 5 нче эш төркеме җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Р.К.Хөснуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды.

26
май, 2017 ел
җомга

“Кукмара районының Кукмара шәһәр тибындагы поселогын үзгәртү һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 2017 елның 27 апрелендәге 23-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законының үз көченә керүе сәбәпле Кукмара шәһәр тибындагы поселогы, халыкның тавыш бирүдәге ризалыгы белән, Кукмара шәһәре итеп үзгәртелде.

2017 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “О реализации законодательства о мировой юстиции Республики Татарстан” темасына матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе Ш.Ш.Ягудин, рәис урынбасары Р.Г.Ногманов та катнашты.
2017 елның 24 маенда Баулы шәһәрендә Баулы муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрне оештыру торышы нәтиҗәләре буенча йомгаклау киңәшмәсе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International