ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

2018 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнары тарафыннан аларга тапшырылган аерым Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләренең үтәлеше мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды.


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире А.В.Лохотской түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган видеоконференциядә катнашты. Киңәшмәдә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Үзәк федераль округ һәм Идел буе федераль округы составына керүче территориаль органнары хезмәткәрләре, адвокатлык берләшмәсе вәкилләре һәм башка кызыксынган затлар катнашты. 

19 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарының профильле комиссияләре вәкилләре өчен Ачык ишекләр көне узды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты оештырды.


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Бөгелмә муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

2018 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасының Югары Ослан, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән киңәшмәләр уздырылды.


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 16 апрелендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгының  җирле үзидарә органнарына хокукый  консультация-методик ярдәм күрсәтү  бүлеге хезмәткәре Е.Г.Газизова җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Чистай муниципаль районына чыкты.

Районга сәфәр барышында җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән суд органнарында җирле үзидарә органнарының хокукларын яклау буенча эш барышында килеп чыга торган кыен мәсьәләләр буенча фикер алышынды, практик һәм методик күрсәтмәләр бирелде


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 13 апрелендә  Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары  Р.Р.Гайзатуллин рәислегендә эш киңәшмәсе уздырылды. Ул ЛПХларга субсидияләр бирү буенча вәкаләтләрне, акчаларны 2019 елдан башлап район бюджетларына субвенцияләр рәвешендә салып, авыл җирлеге дәрәҗәсенә тапшыру буенча норматив документларны әзерләү мәсьәләсенә багышланган иде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.


13
апрель, 2018 ел
җомга

2018 елның 11 һәм 12 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасының Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләрдә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, Татарстан Республикасының район (шәһәр) судлары рәисләре, җәмәгать судьялары катнашты.
Уздырылган очрашулар кысаларында электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасын актив файдалану,  почта чыгымнарын оптимальләштерү, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү, цифрлы IP-телефония куллануның актуаль мәсьәләләре, шулай ук суд участокларында иминлек таләпләрен үтәү буенча фикер алыштылар.
Хезмәт эшчәнлегендә югары уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды, шулай ук җәмәгать судьялары аппаратларының яңа эшли башлаган хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре таныклыкларын тапшырды.


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә оганнары ведомствосында булган оешмаларда мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм булдырмау чаралары буенча эш киңәшмәсе узды.

 Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, Идарә башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт буенча идарәсенең коррупциягә каршы мониторинглау бүлеге мөдире И.Н.Гущин,  Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А.Ю.Панкратов, Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге прокуроры А.М.Сәгыйтьҗанов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының юридик бүлеге башлыгы Р.Г.Миңнегулов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенең юридик бүлегенең баш белгече А.В.Әхмәтвәлиева катнаштылар.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары ведомстволарында булган оешмаларда мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм булдырмау чараларын күздә тоткан, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе тарафыннан эшләнгән актлар проектлары һәм күрсәтмәләрне киңәшмәдә катнашучыларның тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләп бетерү кирәклеге турында карар кабул ителде.

 

2018 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов “Болгар радиосы” радиостанциясенең “Нокта” (“Точка”) юридик программасында катнашты.  Эфир барышында 9 граждан социаль яклау, торак законнары һәм пенсия тәэмин ителеше буенча үзләрен кызыксындырган юридик сорауларга тулы җаваплар алдылар.
Эфир тыңлаучылары өчен шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан уздырыла торган халыкка түләүсез юридик ярдәм эше, аерым алганда түләүсез юридик ярдәмнең “кайнар элемтә” телефоны, Татарстан Республикасының “Геопортал”дагы интерактив картасы һәм министрлыкның аввокатлар берләшмәсе белән хезмәттәшлеге турында да  мәгълүмат бирелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International