2018 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә I кварталда “Кодекс” консорциумының “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы прокуратурасының норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Р.Вәлиәхмәтов, “Кодекс” мәгълүмат компаниясе” акционерлык оешмасының мәгълүмат системалары производствосы департаменты директоры урынбасары В.В.Решетов (Санкт-Петербург шәһ.), республиканың дәүләт хакимияте башкарма органнары аппаратлары вәкилләре, шулай ук - видеоконференцэлемтә режимында – муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре катнашты.
Мәгълүмат системасы белән эшләү нәтиҗәләренә күзәтү турында министрлык бүлекчәләре җитәкчеләре Р.У.Гарипов һәм Э.И.Слепнева сөйләп киттеләр. Программа продуктын дәүләт хакимияте органнары һәм республиканың җирле үзидарә органнары системасына кертү һәм аның эшен тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү вазыйфалары нәкъ менә аларга йөкләнгән иде.
Норма чыгару эшенең “Кодекс” системасын актив файдалану белән тыгыз бәйләнештә булуын дәлилләүче статистик мәгълүматлар турында республика прокуратурасы вәкиле тарафыннан игътибар бирелде. “Кодекс” системасының бүгенге көнгә кадәр муниципалитетлар һәм министрлыклар хезмәткәрләре тарафыннан актив кулланылмаган өстәмә сервислары мөмкинлекләре турында компания вәкиле сөйләп китте.
Киңәшмә барышында рәислек итүчеләр тарафыннан “Кодекс” компаниясе тарафыннан тәкъдим ителгән эш урыннарын тулы көченә куллану кирәклегенә, шулай ук норма чыгару эшләренең этапларын автоматлаштыру мөһимлегенә дә игътибар юнәлдерелде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча үзләре эшләгән актларның сыйфатын күтәрүгә мөнәсәбәттә мәгълүмат системасыннан пассив файдаланучыларга чыгарылган актларны һәм аларның проектларын хокукый анализга активрак юллау тәкъдим ителде, шулай ук система тарафыннан хокукый актларда законга туры килми торган җитешсезлекләрне табу буенча автомат режимда гамәлгә ашырыла торган мониторинг нәтиҗәләреннән файдаланырга кушылды.
2018 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “HR-практикум” стажировкасында катнашучылар белән очрашу узды. Ул Россия Федерациясенең (Свердловск, Кострома, Төмән өлкәләре) дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәте хезмәткәрләре өчен оештырылган иде.
Кунакларны министр урынбасары М.М.Ибәтов каршы алды. Министрлык бинасы буйлап ясалган таныштыру экскурсиясе вакытында анда катнашучылар дәүләт органы структурасы, аның төп бурычлары һәм функцияләре турында мәгълүматлар алдылар.
GMC Consulting компаниясе генераль директоры Г.Ю.Маштакова “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләрен бәяләү системасы” Татарстан Республикасында эшләтеп җибәрелгән пилот проектын презентацияләде. Әлеге бәяләү системасы дәүләт хакимияте органы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген квартал саен бәяләргә генә түгел, ирешелгән төп күрсәткечләр нигезендә стимуллаштыручы түләүләр билгеләргә дә мөмкинлек бирә.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар һәм дәүләт хезмәте департаменты җитәкчесе урынбасары - дәүләт хезмәте үсеше бүлеге мөдире Р.Г.Мифтахова, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар һәм дәүләт хезмәте департаменты дәүләт хезмәтен үстерү бүлегенең баш советнигы А.Д.Черемушкин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы урынбасары Н.М.Тарасова, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты И.М.Мингалимов катнаштылар
2018 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.
Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 6 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 2 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм кадрлар резервына кертелүгә лаек дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А. Гуревич катнаштылар
2018 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә оганнары ведомствосында булган оешмаларда мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм булдырмау чаралары буенча эш киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, башкаручы секретарь урынбасары – “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе юридик идарәсе башлыгы С.Н.Столяров, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу бүлеге башлыгы И.М.Сергеева катнаштылар.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә оганнары ведомствосында булган оешмаларда мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм булдырмау чараларын күздә тотучы хокукый документлар кабул итү буенча күрсәтмәләр проектларын эшләү кирәклеге турында карар кабул ителде
2018 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Утырышта түбәндәге закон проектлары каралды:
“Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актларын теркәү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Закон проекты;
“Татарстан Республикасының Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона резидент-оешмалары өчен табышка салым буенча салым ставкаларын билгеләү һәмТатарстан Республикасының Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территорияләрендә төзелгән “Иннополис” техника-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы турында” Татарстан Республикасы законының 1 статьясына үзгәреш кертү турында” Татарстан Республикасы закон проекты;
“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проекты.
2018 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы Апас, Буа, Чүпрәле һәм Тәтеш суд районнары җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова катнаштылар.
Уздырылган очрашулар кысаларында электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасын актив файдалану, почта чыгымнарын оптимальләштерү, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү, цифрлы IP-телефония куллануның актуаль мәсьәләләре, шулай ук суд участокларында иминлек таләпләрен үтәү буенча фикер алыштылар
Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин “Татар-информ” МА журналистына интервью бирде. Анда ул министрлыкның 2017 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы алдына агымдагы елда куелган бурычларны яктыртты. Рөстәм Заһидуллин шулай ук гражданнарны видеокабул итүләр, түләүсез юридик ярдәм, министрлыкның коррупциягә каршы эшчәнлеге турында да сөйләде.
Интервью белән http://sntat.ru/obshchestvo/ministr-yustitsii-rt-o-videopriemakh-grazhdan-besplatnoy-yuridicheskoy/ сылтамасы аша кереп танышырга була
2018 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм сәүдә сәясәте комитеты рәисе урынбасары җитәкчелегендә йорт яны хуҗалыгын алып баручы гражданнарга субсидияләр бирү өлешендә җирле үзидарә органнарына дәүләт вәкаләтләрен бирү мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов та катнашты.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тиешле закон проекты концепциясен әзерләү бурычы йөкләнде.
2018 елның 31 мартында һәм 1 апрелендә “Казан” халыкара ат спорты комплексы территориясендә Татарстан Республикасы Кремле Кубогына пейнтбол буенча турнир уздырылды.
Турнирда Татарстан Республикасының 22 министрлыгы һәм ведомстволарыннан 100дән артык кеше катнашты, алар һәр төркемдә 4-5әр кеше итеп 5 төркемгә бүленделәр.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән чыгыш ясадылар:
Воробьёв Антон Валерьевич – җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы;
Мингалимов Илфат Марат улы- мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
Зарифҗанов Азат Мирзатҗан улы – мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече;
Сөләйманов Марсель Данил улы – кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
Матвеев Евгений Олегович – муниципаль регистрны алып бару һәм җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең I разрядлы өлкән белгече.
Сайлап алу уеннары нәтиҗәсендә министрлык командасы төркеме I урынны алган иде.
Плей-офф уеннары нәтиҗәләре буенча егетләр III урынга лаек булдылар. Ярышлар җиңүчеләренә кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.
Котлыйбыз
2018 елның 30 мартында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы М.М. Ибәтов рәислегендә Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А.Ю. Панкратов, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының 2018 елда үтәлеше барышы турында” киңәшмә узды.