2018 елның 29 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында”. Муниципаль берәмлекләр уставларын гамәлдәге законнарга туры китерү” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләргә күзәтү” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.
Семинарда шулай ук докладлар белән Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары А.И.Галәветдинов, Татарстан Республикасы Прокуратурасының норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге прокуроры М.А.Филиппова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокукый идарәсенең конституциячел законнар бүлеге баш советнигы В.Б.Сәгадиева, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм бүлеге башлыгы М.А.Пашкова түбәндәге темалар буенча чыгыш ясадылар:
- “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре уставларын дәүләт теркәвенә алуның актуаль мәсьәләләре”;
- “Федераль законнардагы муниципаль хокукый базага төзәтмәләр кертүне таләп итүче үзгәрешләр турында”;
- “Җирле үзидарәне оештыруны камилләштерү мәсьәләләре турында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектына анализ”;
- “Җирле үзидарә турындагы законнардагы соңгы үзгәрешләргә күзәтү”.
Семинарны йомгаклап, М.М.Ибәтов каралган теманың мөһимлеген билгеләп узды һәм җирле үзидарә органнарын җирле үзидарә турындагы законнардагы үзгәрешләрне үз вакытында карап, муниципаль берәмлекләр уставларын, муниципаль норматив хокукый актларны тиешле тәртипкә китерергә чакырды.
2018 елның 26 мартыннан 28 мартына кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме эшләрнең оештырылышын тикшерү максатыннан Бөгелмә муниципаль районында чыкты.
Тикшерү барышында эшче төркем әгъзалары тарафыннан расланган план-йөкләмә нигезендә хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлеге, шул исәптән “2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибе һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасы үтәлеше өйрәнелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә һәм Бөгелмә муниципаль районының инфраструктур үсеш буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.В.Гарәфетдинов катнашында киңәшмә узды. Анда хокук бозуларны профилактикалауның барлык субъектлары вәкилләре, район авыл җирлекләре башлыклары, ЭЭМ ТР буенча прокуратурасы органнары вәкилләре дә чакырылган иде.
Эшкә нәтиҗәләр ясалды, табылган җитешсезлекләр буенча фикер алышынды, аларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.
Татарстан Республикасының 2018 елның 16 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Законы белән “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законының 15, 16, 17, 35 статьяларына үзгәрешләр кертелде.
Закон 2018 елның 16 мартында http://pravo.tatarstan.ru. Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарылган.
Закон тарафыннан юл хуҗалыгы, территорияләрне төзекләндерү, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм өлкәләрендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләр аныкланган.
Халыкның җирле үзидарә оештыруда катнашуының яңа формасы – халык белән фикер алышу кертелгән.
Авыл җирлеге яки шәһәр округы составына керә торган торак пунктлар территориясендә яшәүче гражданнарга үзара салым акчаларын билгеләү һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар җыенын уздыру мөмкинлеге карала (элегрәк бу мәсьәләләр барлык муниципаль берәмлек территорясендә уздырыла торган җирле референдумнарда (гражданнар җыеннарында) хәл ителә иде).
Закон, Законның 2 статьясы нигезендә аларның үз көчләренә керүенә башка сроклар каралган нигезләмәләреннән кала, рәсми рәвештә басылып чыгуына 10 көн узганнан соң үз көченә керә.
2018 елның 28 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин республиканың Арча һәм Алабуга районнарында яшәүче гражданнарны видео кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында алардан бала туган очракта түләнә торган акчалар, дача амнистиясен озайту, пай җирләрен межалау, хокук булдыручы документлар булмаган очракта җир кишәрлеген үз милкенә күчерү, мирас итеп калдырылган мөлкәттән баш тарту мөмкинлекләре, мирас итеп алынган мөлкәтнең өлешен башкаларга тапшыру, ипотека кредитын реструктурлаштыру, ятим балаларны торак белән тәэмин итү һәм башкаларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр керде.
Гражданнарның барлык сорауларына да тулы аңлатмалар бирелде.
2018 елның 27 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.
Комиссия утырышында каралды:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2017 елда коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлеге турындагы хисап;
Татарстан Республикасы Президенты идарәсе тарафыннан коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча, Татарстан Республикасының ачык хакимият органнары тарафыннан 2017 елда коррупциягә каршы тору буенча чараларны гамәлгә ашыру турында әзерләнгән күзәтү;
2017 ел нәтиҗәләре буенча норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ихтыяҗлары өчен 2017 елда дәүләт заказын урнаштыру нәтиҗәләре. Дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәлеген бәяләү өлешендә идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе индикаторлары үтәлеше;
бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануга эчке финанс тикшерүе һәм аудит нәтиҗәләре;
2017 елда “2015 – 2020 елларгаТатарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы чаралары үтәлешен тикшерү кысаларында уздырылган тикшерүләр нәтиҗәләре ;
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарының “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтлары бүлекләрен коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча тутыруга бердәм таләпләрнең 2017 ел нәтиҗәләре буенча үтәлешен мониторинглау нәтиҗәләре.
Комиссия утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты, коррупция һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат, Комиссия секретаре М.Д.Сөләйманов, хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлеге башлыгы Н.Ю.Казанцева, норматив хокукый актларны теркәү һәм Министрлык эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Э.И.Слепнева, территориаль оештырылыш һәм җирле үзидарә өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.Ю.Гавриленко, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, финанслар бүлеге башлыгы урынбасары Г.Г.Галимҗанова, мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.А.Беденьгов катнаштылар.
2018 елның 27 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Зеленодольск муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов гражданнардан җир законнарына, газ белән тәэмин ителешкә, суд приставларының алимент түләттерү буенча суд карарын үтәмәүләренә, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыруга, шулай ук Татфондбанк кертемчеләренең эшләренең торышы турында кергән мөрәҗәгатьләрне карады.
Барлык сораулар буенча да тулы җаваплар бирелде, законнар аңлатылды.
2018 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең баш һәм әйдәп баручы төркемнәренә кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан ителә.
Игълан ителгән исемлек белән “Кадрлар сәясәте” бүлегендәге “Вакантлы урыннарны биләүгә һәм кадрлар резервына кертелүгә конкурс ” бүлекчәсендә танышырга була.
Конкурста катнашуга тиешле документлар теркәлгән гаризалар белдерү игълан ителгәннән соңгы 21 көн дәвамында (2018 елның 18 апреленә кадәр, бу көнне дә кертеп) конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт, каб.109, тел. 223-07-87.
Конкурс комиссиясе утырышы 2018 елның 4 маенда (якынча) булачак
2018 елның 26 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасының Арча, Әтнә, Балтач һәм Биектау районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова катнаштылар.
Уздырылган очрашулар кысаларында Электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасын актив куллану, почта чыгымнарын оптимальләштерү, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү, суд участокларында цифрлы IP-телефония кертү турындагы актуаль мәсьәләләр каралды
2018 елның 22 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалы тарафыннан оештырылган “Иҗтимагый мөнәсәбәтләрне хокукый һәм шәхси җайга салу” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Конференция Россия дәүләт хокук университеты ректоры В.В.Ершов монографиясенә багышланган иде.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Идел буе округы Арбитраж суды рәисе Ю.В.Глазов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Россия дәүләт хокук университеты ректоры В.В.Ершов, Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалы директоры Р.А.Шәрифуллин, район (шәһәр) судлары вәкилләре катнаштылар.
Аннан соң Р.Ф.Гафаров рәислегендә Татарстан Республикасы судьялар советы утырышы булды, анда Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд аппаратлары һәм суд участоклары хезмәткәрләре вазыйфаларына кадрлар резервын формалаштыру мәсьәләләре каралды
2018 елның 23 мартында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасында зиратларны карап тоту һәм саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Республиканың муниципаль берәмлекләре территорияләрендәге зиратларны карап тотуны һәм саклауны оештыру турында башкарма секретарь урынбасары - “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе юридик идарәсе башлыгы С.Н.Столяров чыгыш ясады.
Киңәшмәдә юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.