2018 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясе тарафыннан суд приставлары хезмәтенә юлланган административ җәзалар билгеләү турындагы карарларны үтәү мәсьәләләренә багышланган эш киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.С.Шакиров, Казан шәһәре башкарма комитеты Аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Г.Х.Гыйсмәтуллина, Россия Федерациясе суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең башкару эшчәнлеге бүлеге башлыгы А.В.Зиннәтова һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова катнаштылар.
Киңәшмә барышында Г.Х.Гыйсмәтуллина 2016-2017 елларга һәм бу елның 3 аена суд приставлары хезмәтенә юлланган административ җәзалар билгеләү турындагы карарларның күләме, аларның үз вакытында кузгатылмавы, Казан шәһәре административ комиссиясе тарафыннан юлланган материаллар буенча башкару эшчәнлеген төгәлләү вакытлары турында әйтеп китте.
Суд приставлары хезмәте вәкиле башкарма документлар буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында әйтеп китте.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча административ законнарны үтәү барышында табылган җитешсезлекләрне бетерү сроклары һәм чаралары билгеләнде.
2018 елның 20 мартыннан 21енә кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме әгъзалары әлеге юнәлештәге эшләрнең оештырылышын тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Буа муниципаль районына чыктылар.
Эш барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары, расланган план-йөкләмә нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау субъектларының түбәндәге өлкәләрдәге (мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, эшкә урнашу, алкоголь продукциясе әйләнеше һәм башкалар) эшчәнлеген өйрәнделәр, шулай ук «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасының үтәлешен дә өйрәнделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Буа муниципаль районы башлыгы М.А. Җаббаров, район прокуроры М.Р. Фаткуллин, Россия ЭЭМ Буа районы бүлеге башлыгы Р.М. Егоров, районның хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында киңәшмә узды, анда Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар
2018 елның 20 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.
Комитет тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1) “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы закон проекты турында;
2) “Янгын куркынычсызлыгы турында” Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты турында;
3) “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында" Татарстан Республикасы закон проекты турында;
4) хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты экспертлар советы составын раслау турында.
2018 елның 20 мартында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә җитәкче урынбасары А.П.Костин рәислегендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары арасындагы бәхәсле чикләр мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан Татарстан Республикасы чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү буенча чараларның план-йөкләмәсе каралды һәм хупланды. Әлеге мәсьәлә буенча хәлне А.П.Костин һәм Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры урынбасары Р.Р.Мерзакреев аңлатып киттеләр.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты
2018 елның 19 мартында Республика балалар клиника хастаханәсе территориясендә урнашкан “Роналд Макдоналд йорты” гаилә кунакханәсендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан авыру балаларны тәрбияләүче гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы оештырылды.
Чарада Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге, Россия Федерациясе Социаль иминләү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре катнашты.
Чара барышында 21 гаиләгә 46 төрдәге мәсьәлә буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре барыннан да бигрәк социаль яклау, медицина тернәкләндерүе, дарулар белән тәэмин итү өлкәләренә кагылышлы иде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да телдән һәм язмача консультацияләр бирү рәвешендә ярдәм күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хакимиятнең әлеге чараны уздыруда актив катнашкан барлык федераль һәм республика органнарына, адвокатура һәм нотариат органнарына зур рәхмәт белдерә
2018 елның 20 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.
Игълан ителгән вакантлы вазыйфалар исемлеге белән “Кадрлар сәясәте” бүлегендәге “Вакантлы урыннарны биләүгә конкурс ” бүлекчәсендә танышырга була.
Конкурста катнашуга тиешле документлар теркәлгән гаризалар (2018 елның 9 апреленә кадәр, бу көнне дә кертеп) конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт, каб.109, тел. 223-07-87.
Конкурс комиссиясе утырышы 2018 елның 26 апрелендә (якынча) булачак.
2018 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Бөгелмә һәм Буа муниципаль районнарына чыгу буенча чараларга әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссиясе эшче төркеме әгъзалары киңәшмәсе узды.
Министр урынбасары М.М. Ибәтов,әлеге районнарда җинаятьчелек дәрәҗәсенә ясалган анализ нигезендә, киңәшмәдә катнашучыларга җентекләбрәк өйрәнелергә тиешле юнәлешләргә игътибар юнәлтергә боерды, районнарның профилактика эшләре субъектларына методик ярдәм күрсәтергә кирәклегенә басым ясады.
2018 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре белән 2017 ел өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмәне тутыру һәм дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау мәсьәләләре буенча белем бирү семинары узды.
Хезмәткәрләр алдында чыгыш ясадылар:
Вәлитов Роберт Рөстәм улы – коррупциягә каршы тору буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлегенең өлкән прокуроры;
Гущин Иван Николаевич – Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы урынбасары;
Сөләйманов Марсель Данил улы – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты, коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эшләре өчен җаваплы зат.
2018 елның 15 мартында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов расланган график нигезендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында алардан Россия Федерациясе гражданлыгын алуга, кулланучыларның хокукларын яклауга һәм башкаларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр алынды. Барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде, законнар аңлатылды.
Районга чыгу кысаларында министрлыкның җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы А.Н.Ханеня тарафыннан хокукый ярдәм күрсәтелде. Җирле үзидарә органнарының урындагы җаваплы затлары белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган кыенлыклар турында фикер алыштылар, консультация ярдәме күрсәтелде, эшчәнлек нәтиҗәләрен күтәрү максатыннан күрсәтмәләр бирелде.
Мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәре И.М.Мингалимов тарафыннан Чирмешән муниципаль районында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.
Коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү буенча Чирмешән муниципаль районы башлыгы каршындагы комиссия, хезмәткәрләрнең хезмәт урынында үзләрен тотулары һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләренең эшчәнлеге мәсьәләләре каралды, муниципаль коррупциягә каршы программа, коррупциягә каршы экспертиза оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы өйрәнелде.
2018 елның 15 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен суд участоклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.
Доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Т.Ю.Латыева, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Е.Л.Ишмөхәммәтова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы урынбасары Д.И.Подтелкова, министрлыкның оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлегенең өлкән белгече Г.Р.Сафиуллина чыгыш ясадылар.
Бердәм ведомствоара электрон документлар әйләнеше эше, суд участокларында цифрлы IP-телефония куллану, почта юлламаларына чыгымнарны оптимальләштерү, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
Семинарга нәтиҗәләр ясап, Н.В.Рагозина җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеген оештыруга кагылышлы мәсьәләләргә кагылып узды