Зеленодольск шәһәре мәктәпләрендә хокук сәгатьләре

2011 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе
“Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту системасын үстерү чаралары турында” 22.03.2010 елдагы ПУ-156 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы һәм 2011-2013 елларга Татарстан Республикасында халыкны хокукый агарту һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү озак вакытлы максатчан программа нигезләмәләрен гамәлгә ашырып, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге һәм белгечләре тарафыннан хокук сәгатьләре үткәрелә.
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Зеленодольск шәһәренең ике мәктәбендәге өлкән сыйныф укучылары өчен хокук сәгатьләре үткәрде. 9 нчы лицейның һәм 7 нче гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныф укучылары коррупциячел күренешләргә каршы көрәш, дәүләт, суд хакимияте һәм җирле үзидарә органнары системасы турында, конституция, сайлау, административ, җинаять хокукы, шулай ук гамәли юристлар авызыннан гыйбрәтле вакыйгалар ишетте. Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм булачак абитуриентларның юстиция министрына турыдан-туры сорау бирү мөмкинлеге бирелде.
Укучыларны хокукый агартуда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов белән бергә Зеленодольск муниципаль районы башлыгы С.Л.Батин катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International