Юстиция министры М.М.Кормановның Әлки муниципаль районына эшлекле сәфәре нәтиҗәләре

2011 елның 27 сентябре, сишәмбе
Үткән атнада Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Әлки муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Эшлекле сәфәр программасы күптөрле чараларга бай булды. Муниципаль район башлыгы Ф.М.Дәүләтшин белән очрашу булды, агымдагы елның 21 сентябреннән 23 енә тикле район территориясендә эшләгән Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең райондагы хокук бозуларны профилактикалау эшенең оештырылуын өйрәнү нәтиҗәләрен чыгару үткәрелде.
Муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында хокук бозуларны профилактикалау эшен комплекслы өйрәнү 2011-2014 елларга Татарстан Республикасында Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программа үтәлешен контрольдә тоту, шулай ук җирле үзидарә органнарының алкоголизмны һәм наркоманияне профилактикалау эшчәнлеген тикшерү һәм эшчәнлекне өйрәнү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару максатларында гамәлгә ашырыла.
Районга чыккан эшче төркем җитәкчесе буларак, юстиция министры М.М.Корманов Әлки муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнү буенча фикер алышуда һәм нәтиҗәләр чыгаруда шәхсән үзе катнашты. 2011-2014 елларга Татарстан Республикасында Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаның гамәлгә ашырылу эшенең Әлки муниципаль районында оештырылуын өйрәнү нәтиҗәләре Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында тикшереләчәк. Соңрак юстиция министры шәхси сораулары булган гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында хокукый консультацияләр алу максатыннан министрга гади гражданнар гына түгел, төп эшчәнлек мәсьәләләре белән бәйле сораулары булган авыл җирлекләре башлыклары да мөрәҗәгать итте. Әлки районындагы гражданнарны (башлыча пенсия яшендәгеләрне) җир салымын түләү һәм мирас хокукын рәсмиләштерү мәсьәләләре зур кызыксыну уяткан.
Эшлекле сәфәре ахырында юстиция министры районның социаль инфраструктура объектларында, аерым алганда, “Алина” спорт комплексында, Лисенков исемендәге музейда һәм Үзәк район хастаханәсенең хирургия комплексында булды.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International