Экспертлар советы утырышында Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр тикшерелде

2011 елның 3 октябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Экспертлар советы утырышы узды, аның барышында “Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты тикшерелде. Әлеге закон проекты 2011 елның 1 августындагы 617 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә расланган 2013 елга кадәрге чорга бюджет чыгымнары нәтиҗәлелеген арттыру буенча Татарстан Республикасы Программасы чараларын гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Әлеге Программа чаралары планы 2011 елның икенче яртыеллыгында озак вакытлы һәм ведомство максатчан программалары исемлеген Татарстан Республикасы Бюджеты проекты белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тапшырыла торган материаллар составында тапшыруны нормалар белән ныгытуны күздә тота торган “Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү зарурлыгын күздә тота.
Россия Федерациясе субъектының озак вакытлы һәм ведомство максатчан программалары исемлеген бюджет проекты белән тапшырыла торган материаллар составында мәҗбүри тапшыруны нормалар белән ныгыту 29.06.2011 елдагы 73н номерлы Россия Федерациясе Финанс министрлыгы боерыгы нигезендә Россия Федерациясе субъектының расланган бюджет чыгымнары нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге ирешелгән нәтиҗәләрен бәяләү индикаторларының берсе.
Шул рәвешле, закон проектының әлеге нигезләмәсен кабул итү Татарстан Республикасы Программасы чараларын үз вакытында гамәлгә ашыруны тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк һәм алга таба күрсәтелгән Программаны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан субсидияләр бүлеп биргәндә Бюджет чыгымнары нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә республиканың ирешкән нәтиҗәләрен бәяләү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы рейтингында уңай чагылачак.
Моннан тыш, “Мәҗбүри медицина иминияте турында” 29.11.2010 елдагы 326-ФЗ номерлы, “Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” 07.02.2011 елдагы 6-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә әлеге закон проекты белән Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды фондының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары тарафыннан оештырыла торган контроль органнарының хокукый нигезләмәләрен тәгаенләүче үзгәрешләр кертелә. Әлеге үзгәрешләр 2012 елга, 2013 һәм 2014 еллар план чорына Татарстан Республикасы Бюджеты проектын һәм Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проектын төзегәндә исәпкә алынырга тиеш. Закон проекты Татарстан Республикасы Бюджет кодексының аерым нигезләмәләрен тәгаенләүгә юнәлдерелгән редакцион характердагы үзгәрешләрне күздә тота.
Экспертлар советы әгъзалары югарыда күрсәтелгән закон проектын хупладылар. Әлеге закон проекты 2011 елның 4 октябрендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты утырышында каралачак.
Экспертлар советы утырышын Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов алып барды.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International