Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышында

2011 елның 5 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә үткәрелгән Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышында түбәндәге 7 федераль һәм республика законнары проектлары тикшерелде:
 
“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.22 һәм 8.23 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” (Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан эшләнгән);
 
“Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналҗ хуҗалык министрлыгы тарафыннан эшләнгән);
 
“Энергияне янга калдыру өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) көчләрен югалтуларын тану турында” (Татарстан Республикасы Энергетика министрлыгы тарафыннан эшләнгән), кабат тикшерелде;
 
“Татарстан Республикасы Бюджет кодексы кодексына үзгәрешләр кертү турында” (Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан әзерләнде);
 
“Татарстан Республикасы Арча районы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”; “Татарстан Республикасы Питрәч районы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары проектлары (Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнде).
 
Югарыда саналган барлык закон проектлары Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты әгъзалары тарафыннан хупланды һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертелде.
 
Кабат тикшерелгән “Энергияне янга калдыру һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында” Татарстан Республикасы законы проекты (Татарстан Республикасы Энергетика министрлыгы тарафыннан эшләнгән) федераль закон нормаларын кабатлау сәбәпле тикшерүдән алынды.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International