Моңарчы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, 2011 елның 19-20 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан оештырылган эшче төркем “Хокук тәртибен тәэмин итү һәм хокук бозуларны профилактикалау турындагы Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру барышы хакында” мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасының Минзәлә һәм Мөслим муниципаль районнарында тикшерү үткәрде.
Тикшерү барышында административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру, шул исәптән түбәндәге мәсьәләләр өйрәнелде: Татарстан Республикасы законының гамәлдә булу вакыты эчендә төзелгән беркетмәләр исәбе, комиссия эшчәнлеге турында регламент кабул ителү, комиссия эшен планлаштыру, комиссия тарафыннан 2011 елда тикшерелгән материаллар күләме (2010 ел белән чагыштырганда), административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау вакытларын бозып тикшерелгән эшләр исәбе һ.б.
4 октябрьдә Минзәләдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының күчмә утырышы үткәрелде. Аның барышында Дәүләт Советы депутатлары республика парламентының чираттагы сессиясе барышына кертелгән кайбер закон проектларын, шулай ук Минзәлә һәм Мөслим муниципаль районнарында хокук тәртибен тәэмин итү һәм хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсен тикшерделәр. Комитет утырышы эшендә катнашу өчен республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре, Минзәлә районы администрациясе вәкилләре чакырылды.
Хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча утырышта юстиция министры урынбасары – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.Х.Вафин чыгыш ясады. Үз чыгышында белдергәнчә, административ комиссияләр рәисләренә административ комиссияләр эшчәнлеге турында мәгълүматны тарату юлы белән халык арасында профилактика эшен җанландыру, шулай ук әлеге районнардагы халык арасында хокук бозулар кылуга юл куймау буенча аңлату эшләре үткәрү зарур.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге