ТР Юстиция министрлыгының аттестация комиссиясе утырышында

2011 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә дәүләт граждан хезмәтенең класслы чиннарын бирүгә квалификация имтиханнары үткәрелде.

Граждан хезмәткәренең белемен, тәҗрибәсен (һөнәри дәрәҗәсен) бәяләү максатларында квалификация имтиханы телдән үткәрелде. Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 27 граждан хезмәткәре тапшырды. Имтихан нәтиҗәләре буенча аларның 25е комиссия тарафыннан беренче яисә чираттагы класслы чин бирүгә тәкъдим ителде. Җәмәгать судьялары аппаратының 2 хезмәткәре квалификация имтиханын тапшыра алмады.

Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез эксперт буларак В.А.Гуревич катнашты.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International