Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы урман утырту акциясендә катнашты

2011 елның 11 октябре, сишәмбе
Агымдагы ел урман үстерү, аны саклау һәм яклау белән шөгыльләнүче барлык кешеләр өчен аеруча кадерле. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясе резолюциясе нигезендә 2011 ел Халыкара урманнар елы дип игълан ителде. Ошбу вакыйга белән бәйле рәвештә төрле чаралар оештырыла, аларда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы да актив катнаша.
8 октябрь көнне Татарстан Республикасы Министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган “Урман утырту көне” акциясендә катнашу өчен Столбище участок урманчылыгына бардылар.
Әлеге урманчылык электән килгән яхшы гадәт буенча безнең өчен яшелләндерү объекты булып санала. Исегезгә төшереп үтик, моннан күптән түгел Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре урман массивы янындагы Кавал күле ярында “Новогодняя” сортлы 1000 чыршы үсентесе утыртты.
Булачак урманга тантаналы нигез салу эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина катнашты. Аның фикеренчә, әлеге чаралар урманнарны саклауга һәм ишәйтүгә юнәлдерелгән, туган як табигатенә мәхәббәт уятырга, халыкны экологик тәрбияләү дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International