Суд приставларын бурычлылар кесәсеннән бүләкләячәкләр

2011 елның 12 октябре, чәршәмбе
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы кыска вакыт эчендә бурычларын түләүчеләргә штрафлар коэффициентын киметүне кертү мәсьәләсен тикшерә. Бурычлылар өчен “ташлама” саллы булырга тиеш, бу чара аларны штрафларын тизрәк түләргә этәрер дип көтелә.
Моннан тыш, мөлкәтеңне суд приставларыннан яшергән өчен җинаять җаваплылыгын кертү тәкъдим ителә. Полиция хезмәткәрләренә суд приставларының эзәрлекләү базасындагы тоткарланган затларны тикшерү, шулай ук Россиянең ФССП хезмәте белән һәрьяклап хезмәттәшлек итү бурычын йөкләячәкләр.
Суд приставлары үзләренең тырышлыгы бәрабәренә җыелган акчалардан процентлар алачак.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International