ТР Юстиция министрлыгының аттестация комиссиясе утырышында

2011 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә дәүләт граждан хезмәте класслы чиннарын бирү өчен квалификация имтиханнары үткәрелде.
Квалификация имтиханы граждан хезмәткәренең белемен, һөнәрен (һөнәри дәрәҗәсен), осталыгын белү максатларында телдән тапшырылды. Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 33 хезмәткәре имтихан тапшырды.
Имтихан нәтиҗәләре буенча шуларның 28е вазыйфаларына туры килүче (беренче яисә чираттагы) класслы чин алыр өчен тәкъдим ителде. Җәмәгать судьялары аппаратының 5 хезмәткәре квалификация имтиханын бирә алмады.
Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез эксперт буларак В.П.Ганчурин катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International