Бүген ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертү өчен конкурс утырышы үткәрелде.
Белемнәре турында тапшырылган документлары, дәүләт граждан хезмәте үтү нигезендә кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча, шулай ук конкурс процедуралары нигезендә:
-Татарстан Республикасы норматив-хокукый актларының бердәм банкы бүлеге җитәкчесе Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертү өчен конкурста Гарипов Рәүф Урал улы;
-закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертү өчен конкурста Сагадеева Виктория Борисовна;
-мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертү өчен конкурста Вафин Илдар Фоат улы җиңүче дип танылды.