Дәүләт Думасына күпбалалы гаиләләрне транспорт салымыннан азат итү турындагы закон проекты кертелде

2011 елның 15 октябре, шимбә
Дәүләт Думасына күпбалалы гаиләләрне транспорт салымыннан азат итү турындагы закон проекты кертелде. Документ авторы – “Гадел Россия” фиркасе депутаты Антон Беляков. Үзгәрешләр РФ Салым кодексының 358 статьясындагы 2 өлешкә кагылыр дип көтелә.
Парламентарий өч һәм аннан күбрәк балалары булган ата-аналар мөлкәтендәге җиңел автомобильләр һәм автобусларны транспорт салымыннан азат итәргә тәкъдим итә.
Беляков мәгълүматлары җуенча, күпбалалы россия гаиләләренең яртысы диярлек автотранспорт чаралары милекчеләре булып санала, аларның машиналарының двигательләренең егәрлекләре 150 ат көченнән артмый.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International