Профсоюзлар чикләнмәгән затлар даирәсенең мәнфәгатьләрен яклап судка мөрәҗәгать итү хокукына ия булырга мөмкин

2011 елның 17 октябре, дүшәмбе
Профсоюзлар чикләнмәгән затлар даирәсенең мәнфәгатьләрен яклап судка мөрәҗәгать итү хокукына ия булырга мөмкиннәр. “Россия Федерациясенең Гражданлык-процессуаль кодексының 34 һәм 46 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты Дәүләт Думасына кертелде.
Гамәлдәге законнар нигезендә профсоюзларның башка затлар хокукларын яклап шикаять белән мөрәҗәгать итү хокукы бар, әмма аларның чикләнмәгән затлар даирәсенең хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклап судка мөрәҗәгать итү хокукы юк.
Закон проекты авторлары фикеренчә, төзәтмәләр эш бирүче (оешма җитәкчелеге) тарафыннан рәхимсезлек күрсәтелер дип куркып, судта профсоюз вәкиллеге (профком рәисе, әгъзасы) тарафыннан үзләренең хокукларын яклау өчен ышанычнамә төземәүче хезмәткәрләрнең хокукын нәтиҗәлерәк яклау мөмкинлеген бирәчәк.
 
www.garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International