Дәүләт һәм муниципаль идарә системасын камилләштерү турында
2011 елның 19 октябре, чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр М.М.Корманов рәислегендә дәүләт һәм муниципаль идарә системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.06.2010 елдагы 1015-р номерлы боерыгы нигезендә оештырылган ведомствоара эшче төркемнең икенче утырышы үтте.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
Чара барышында утырышта катнашучылар игътибарына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Административ хокук бозулар турында беркетмәләр тутырырга вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү турында Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” закон проекты һәм өйрәнү, шулай ук тәкъдимнәр кертү өчен әлеге закон проектына аңлатма язуы тәкъдим ителде.