Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендә халыкка түләүсез бердәм юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрә.
Бу көнне республиканың һәр муниципаль районында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәләре базасында җәмәгать кабул итү бүлмәләре, шул исәптән Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе һәм “Бердәм Россия” партиясе рәисе В.В.Путинның төбәктәге җәмәгать кабул итү бүлмәсе, шулай ук Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсенең Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре эшлиячәк.
Халыкны ачык ишекләр форматында (эш көне дәвамында, иртәнге 9 дан кичке 18 сәгатькә кадәр, авыл районнарында иртәнге 8 дән кичке 17 сәгатькә кадәр) үткәрү планлаштырыла.
Юрист-консультантлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, югары уку йортларының профессорлык-мөгаллимлек составы һәм юридик факультетларның өлкән курс студентлары – Ассоциациянең Татарстандагы бүлекчәсенең Яшь юристлар советы әгъзалары эшлиячәк.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, аның урынбасарлары : С.Н.Столяров һәм М.Х.Вафин, шулай ук Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Г.И.Сергеева гражданнарны көн дәвамында Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә кабул итәчәкләр. Адресы: Кремль урамы, 12/20 йорт.
Әлеге чаралар белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе рәисе М.М.Корманов 2011 елның 24 октябренә дежур итү графигын раслады.
Түләүсез консультация күрсәтелү пунктлары һәм үзәкләре турындагы тулы мәгълүмат Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Россия Юристлары ассоциациясе” бүлегендә урнаштырылган, сылтамасы:http://minjust.tatar.ru/tat/assocjurist.htm