ТР Юстиция министрлыгының аттестация комиссиясе утырышында

2011 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә дәүләт граждан хезмәтенең класслы чиннарын бирү өчен квалификация имтиханнары үткәрелде.
Квалификация имтиханнары дәүләт хезмәткәренең белемен, һөнәрен (һөнәри дәрәҗәсен) бәяләү максатларында телдән үткәрелде. Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 38 хезмәткәре имтихан тапшырды. Имтихан нәтиҗәләре буенча аларның 36 сы комиссия тарафыннан вазыйфаларына тәңгәл килә торган беренчел яисә чираттагы класслы чин бирү өчен тәкъдим ителде. 4 хезмәткәр квалификация имтиханын тапшыра алмады.
Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез экспертлар буларак В.А.Гуревич, В.П.Гончурин катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International